Олег Коробченко һәм Ленар Нургаянов “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнделәр

2025 елның 14 феврале, җомга

ЗАГС бүлегенең тантаналар залында алты ветеранга бүләкләр тапшырылды - Латипов Рифкать, Закирова Сәйдәш, Гафарова Кадрия, Әхмәдиева Рәсимә, Вәлиев Азат һәм Садыйкова Фатыймага.

Хөрмәтле ветераннарга һәм аларның якыннарына нык сәламәтлек, җан җылысы һәм озын гомер теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ил Президенты Владимир Путин тарафыннан юбилей медале булдырылды. Медаль Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышканнарны искә төшерә, тылда эшләгән, армияне бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, фашист концлагерьлары шартларында, блокадада һәм ачлыкта исән калган, әмма җиңүгә ышанычны югалтмаган кешеләрне гәүдәләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International