Әгерҗе районында район Советының XLIV утырышы узды

2025 елның 14 феврале, җомга

2024 елда Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды.

Төп нотык белән муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов чыгыш ясады.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм Яшьләр парламенты әгъзалары катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар Мәдәният сарае фойесында оештырылган Әгерҗе районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International