2024 ел йомгаклары буенча социаль-икътисадый үсеш рейтингында Әгерҗе районы 45 муниципалитет арасында 31 нче урында тора. 2023 ел нәтиҗәләре буенча без 36 урында идек, рейтингта 5 позицияне яхшырттык.
Тулаем территориаль продукт күләме 9,5 млрд сум тәшкил итәчәк, үсеш темпы 101,0%. Төп юнәлешләр сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт.
Үзләре җитештергән продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 6 млрд сумга якын тәшкил итәчәк, бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 7 %ка югарырак. Сәнәгать җитештерүе индексы 104,3 % тәшкил итте, бу, узган елның катлаулы икътисадый конъюнктурасын исәпкә алып, натураль чагылышта сәнәгать җитештерүе күләменең артуын күрсәтә.
Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү 2024 елда 2,5 млрд сум тәшкил итте!