Тагын бер мәсьәлә - 2011 елда Пугачево авылында булган шартлаулардан соң әгерҗелеләр бәрелешкән проблемалар булды.

2025 елның 14 феврале, җомга

Тагын бер мәсьәлә - 2011 елда Пугачево авылында булган шартлаулардан соң әгерҗелеләр бәрелешкән проблемалар.

Бу проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, шәһәрлеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаяновның шәхси кабул итүе вакытында районга ярдәм итеп, аеруча зыян күргән 11ти йортны җылытуга өстәмә финанслау бүлеп биргән Рәис Н. Миңнехановка зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. 2024 елда аларның өчесе 43 млн сумнан артык күләмдә башкарылган. Агымдагы елда тагын 4нче йортларны ремонтлауга 71 млн. сумнан артык акча җибәреләчәк. Моннан тыш, капиталь ремонт программасы буенча 44 млн. сумнан артык суммага 6 күпфатирлы йорт ремонтланган.

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен өч 8фатирлы торак йорт төзелә башлады. Йортларны 2025 елның сентябрендә тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International