Район башлыгы Ленар Нургаянов район Советының XLIV утырышында үзенең чыгышында сәламәтлек саклау мәсьәләләренә аерым тукталды.

2025 елның 14 феврале, җомга

Район башлыгы Ленар Нургаянов район Советының XLIV утырышында үзенең чыгышында сәламәтлек саклау мәсьәләләренә тукталды.

Аерым контрольдә - Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең кадрлар белән тәэмин ителеше мәсьәләләре. 2024 елда төп бурыч 10 табибны җәлеп итү булды. Узган ел муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов табибларга 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында карар кабул итте. 9 табибны эшкә урнаштырып, штат вазифаларын саклап кала алдык.

Әлеге ярдәм чаралары һәм түләүләр 2025 елда саклана һәм түләү күләме 550 мең сум тәшкил итәчәк!

Бүген Әгерҗе районы гражданнары иминлегенең мөһим база күрсәткече булып халыкның гомер озынлыгы тора. Соңгы өч ел дәвамында демографик хәлнең начарлануы күзәтелә. Туучылар саны кими һәм гомуми үлем күрсәткечләре арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International