Икенче ел рәттән, нәтиҗәле эшләүче педагогларга, чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүче укытучыларга ярдәм итү максатыннан, район фондыннан 460 мең сумлык премия бирелде.
Бу түләүләр сакланачак һәм дәвам ителәчәк.
Әгерҗе районында грант ярдәме системасы эшләнде. Районга килгән һәр яшь педагогка 3 ел эчендә 30 мең сум акча түләнә.
2025 елдан химия, математика, физика укытучыларын җәлеп итү өчен Глава гранты 300 мең сум күләмендә кертелә.