Бүген 15.00 сәгатьтә "Радио Әгерҗе"да Татарстан Республикасы буенча "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондының социаль координаторы Варвара Булычева белән "Туры эфир" узачак.
Туры эфир барышында хәрбиләр һәм һәлак булганнарның гаиләләре белән эш ничек оештырылганын белербез, шулай ук фондның нинди ярдәм күрсәтүен ачыкларбыз.
Традиция буенча ВКонтакте битләрендә онлайн режимында видеотрансляция алып барылачак.
Барлык сораулар 2-12-20 телефоны буенча кабул ителә