13 февральдә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне алдыннан Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, “Әгерҗе-кино” МБУК белән берлектә Әфганстанда һәлак булган корбаннарны искә алу көнен үткәрделәр.
4 нче санлы урта мәктәп укучылары өчен сугыш геройлары Әфганстанда кылынган батырлыклар, сугыш турында сөйләделәр. Балалар тематик видеоролик карадылар, кунакларны игътибар белән тыңладылар, әңгәмәдә актив катнаштылар һәм кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.