Шәп яңалыклар

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Кремльдә «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзаларының гомуми җыелышы узды.

Чара барышында автономия эшенә йомгаклар ясалды һәм 2025 елга бурычлар тәкъдим ителде.

Җыелышта Әгерҗе районы вәкилләре катнашты.

Җыелыш барышында Кучук мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Екатерина Михайловага тантаналы рәвештә 40 000 сумлык сертификат тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International