Әлфия Когогина: Ана капиталы программасы Федераль Җыенга юллама үтәү йөзеннән озайтылды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Дәүләт Думасы ана (гаилә) капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Инициатива икенче һәм өченче укуларда ук кабул ителде. Исегезгә төшерәм, гаиләләргә ярдәм итүнең әлеге мөһим инструментын гамәлгә ашыруны дәвам итү турындагы тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында мөрәҗәгать итте. 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме индексацияләнгән һәм беренче балага 690 мең сум тәшкил итә, плюс 222 мең сум - икенчесенә. Әгәр дә гаилә беренче балага сертификат алмаса, икенчесе туганда аңа 912 мең сум акча каралган.

Закон 2030 елның 31 декабренә кадәр ана (гаилә) капиталы программасының гамәлдә булу чорын озайту каралган (хәзер программаның гамәлдә булу чоры 2026 елның 31 декабренә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International