Узган ял көннәрендә Әгерҗедә айлык явым-төшем нормасы яуды. Барлык коммуналь хезмәтләр юлларны, ишегалларын чистарту буенча оператив эшләде.
Кар чыгару эше дәвам итә. 4 февральдән 16 февральгә кадәр 2000 кубометр чамасы чыгарылды. Кар җыюда 11 бер. техника һәм 15 эшче эшли. «Хәлим» КФХында 4 бер. техника һәм 15 эшче эшли.
Юлларны һәм ишегалды территорияләрен җыештырудан тыш, коммунальчеләр МКД ишегалларында уен мәйданчыкларын, шулай ук парк һәм скверлар территорияләрен чистарту эшләрен алып баралар.
Барлык милек рәвешләрендәге оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләренә үз тирә-юнендәге территорияләрне даими контрольдә тотарга һәм түбә торышын даими контрольдә тотарга киңәш итәбез: кар һәм сосулнарны вакытында чистартырга.