Әлфия Когогина: Эчке туризмны үстерү - дәүләт сәясәтенең стратегик юнәлеше

2025 елның 21 феврале, җомга

Дәүләт Думасы туризм өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә броньлау төрләрен һәм шартларын билгеләү өлешендә киңәйтүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Россия Президенты Владимир Путин дәүләтнең озак сроклы стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак эчке туризмны үстерүне билгеләде. Закон бирүчеләрнең бурычы - туристлык тармагын үстерү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру. Без кабул иткән закон проекты кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә броньлау төрләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк һәм хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның - кулланучыларның да, отельерларның да мәнфәгатьләре балансын үтәүне тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International