Дәүләт Думасы беренче укылышта конфискацияләнмәгән товарларны түләүсез тапшыру мөмкинлеге турында закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Массакүләм мәгълүмат чаралары конфискацияләнгән азык-төлек продуктларын яисә башка товарларны юк итү кадрларын трансляцияли, һәм бу репортажлар, ким дигәндә, аптырашта калдыра. Әгәр дә ул вакыты чыкмаган һәм кешеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч булмаса, ризыкны юкка чыгармау, ә аны гуманитар мохтаҗлыкларга тапшыру дөрес дип саныйм".
Закон проекты нигезендә, суд карары буенча мәҗбүри маркировкага тиешле һәм административ хокук бозулар башкару кораллары яисә предметлары булган товарлар тиешле экспертиза нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр дип танылырга мөмкин:
яраксыз яисә куркынычсыз булмаган (эшкәртелергә яисә утильләштерелергә тиеш);
яраклы яки куркынычсыз (гуманитар хезмәт күрсәтү өчен турыдан-туры билгеләнү буенча файдалану өчен түләүсез тапшырылырга мөмкин)