Урамнарны яктыртуга хезмәт күрсәтүдән тыш, йорт эчендәге электр челтәрләренә идарәче компания белән килешү буенча хезмәт күрсәтү дә алып барыла.
Узган атнада Октябрьская урамындагы 10нчы йорт подвалында лампаларны алыштыру эшләре башкарылды. Чапаев урамы 5 нче йортта нуль чыбыгының бер катлы тоташуы бетерелде. Шулай ук йортларның подъездларында яктырткычларны алыштыру буенча да эш алып барыла.
Шәһәрдә хезмәт күрсәтү белән Энергосервис-Әгерҗе шөгыльләнә.
Мөрәҗәгатьләрне һәм гаризаларны 2 20 85 телефоны буенча калдырырга кирәк.