Әгерҗе мәктәбендә депутатлар һәм ветераннар катнашында парламент дәресе узды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Чара кунаклары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбендә Ватанга хезмәт итү - изге бурыч!” дигән парламент дәресе булып узды. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Дәрескә “Әгерҗе шәһәре” МО Советы депутаты Рөстәм Раилевич Ваһапов, ТР Яшьләр парламенты әгъзасы Станислав Юрьевич Никитин һәм мәктәпне тәмамлаган Сөләйман Трейдин чакырылган иде. 

Кунаклар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучылар сорауларына җавап бирделәр һәм ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. 

Әлеге дәрес укучыларның белемнәрен киңәйтте һәм киләчәктә аларны актив гамәлләргә рухландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International