Узган атнада шәһәр территориясеннән 1200 куб. м. кар чыгарылган (МУП «Төзелеш идарәсе» - 800 куб. м, «Хәлим» КФХ - 400 куб.м).
МУПта кар җыюда 11 берәмлек техника һәм 15 эшче эшли. «Хәлим» КФХында - 4 бер. техника һәм 15 эшче.
Коммуналь хезмәтләр тарафыннан кар җыю һәм чыгару эшләре көн саен график буенча алып барыла. Урамнарны һәм ишегалларын чистартудан тыш, коммунальчеләр иҗтимагый территорияләрне: балалар мәйданчыкларын, паркларны һәм скверларны чистарту буенча да эш алып баралар.