Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе командасы – беренче
2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Каты куллы яшүсмерләребез узган атнада Казанда Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә унбер медаль яуладылар. Ә командалар арасында әгерҗелеләрнең беренчелеккә чыгуы аеруча сөенечле булды. Бу – армспорт белән шөгыльләнүчеләрнең тәүге тапкыр зур җиңүләре.
– Бәйге бик киеренке булды. Көндәшләр дә көчлеләр иде. Әмма шәкертләрем сынатмадылар, – ди тренерлары Сирень Галиуллин.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Денис Әнвәров, Ринат Насыйров, Раил Кәрәмиев, Ләйсән Гобәева, Ләйсән Сабитова, Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Икенче урыннарның күпчелеген Тирсә укучылары алдылар. Менә алар: Әлмирә Хәбибуллина, Рафис Мифтахов, Әлмир Әхмәтшин. Спорт мәктәбеннән Алмаз Садыйков та – көмеш медаль иясе. Ә Тирсәдән Илнар Ваһапов өченче урынга чыкты.
Бу бәйгегә барырга матди яктан ярдәм иткән “Агрохимсервис“ җәмгыяте һәм “Сарсак-Омга“ ширкәте җитәкчеләре Адил Латыйпов һәм Разиф Харисовка тренер, укучылар зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Призлы урын яулаган спортчыларыбызны декабрь аенда Түбән Новгородта Идел буе Федераль округы беренчелегенә узачак кул көрәше көтә.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз