8 март - икеләтә бәйрәм!

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

8 март көнне Исәнбай авылында бердәнбер тыл ветераны Рәис Мухъянованы җирлек башлыгы Рамил Мөхәммәдиев һәм район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев котлады.

Хөрмәтле ветеранга “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медале тапшырылды.

Үткән ел Раиса апага 95 яшь тулды, ул - авылның иң өлкән кешесе.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран сәламәтлегеннән зарланмый, актив тормыш белән яши, еш кына сугыш елларын искә төшерә, төрле темаларга сөйләшергә ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International