«Миннән сиӊа сәлам»

2013 елның 8 ноябре, җомга

Кичкетаӊ төбәгендә бәйрәмнәр генә түгел, һәрдаим күӊелле очрашулар булып тора.


Рәсәйдә бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә игътибарсыз калмады. Бәйрәм уӊаеннан Таҗи Гыйззәт исемендәге Барҗы-Умга клубында искиткеч куӊелле һәм эчтәлекле «Миннән сиӊа сәлам» дип исемләнгән кичә узды.


Бу кичәдә мәктәп укучылары, югары уку йортларында белем алучы студентлар, кунакка кайтучылар һәм авыл үзешчәннәре күӊелле жырлар, матур биюләр, кызыклы күренешләр белән тамашачыны сөендерделәр.


Бу чараларны оештыруда клуб мөдире Алсу Дәүләтшинаныӊ өлеше бик зур.

 

Кичкетаң авыл җирлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International