Дәүләт Думасы мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып хокук бозуларга (җинаятьләргә) каршы көрәш буенча дәүләт мәгълүмат системаларын булдыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Инициатива гражданнарны телефон һәм кибермошенниклардан яклауга юнәлтелгән һәм җинаятьчеләр белән көрәшүнең 30га якын чарасын берләштерә. Закон проектында дәүләт органнары, банклар һәм цифрлы платформалар арасында мәгълүмат онлайн-алмашу мөмкинлеге беркетелә. Автоматик мониторинг шундук шикле гамәлләрне ачыкларга, аларны блокларга һәм хокук саклау органнарына потенциаль җинаятьләр турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк ".