2025 елның 24 мартында ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән туберкулезга каршы көрәш көне уздырыла.
Әлеге чараны уздыруның максаты - халыкка әлеге авыру һәм профилактика чаралары турында мәгълүмат җиткерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
ВОЗ мәгълүматлары буенча планета халкының өчтән бере туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен туберкулез белән авырый 10 млн. кеше, шуларның 1 миллионнан артыгы - балалар. Туберкулез элеккечә дөньядагы үлемнең төп 10 сәбәбе исәбенә керә. Бүгенге көндә туберкулез Россия Федерациясе өчен социаль әһәмияткә ия булган инфекцияләрнең берсе статусын саклый.
Балаларның авыруга сабышуы начар күрсәткеч булып тора һәм өлкән халык арасында туберкулез инфекциясенең ачыкланмаган чыганаклары барлыгын күрсәтә.
Туберкулез - туберкулез микобактерияләре китереп чыгара торган һәм төрле органнарны һәм системаларны зарарлый торган хроник йогышлы авыру, ләкин еш кына сулыш органнары.