Кул сугышы буенча узган Татарстан Чемпионатында Әгерҗедән Алексей Голосеев һәм Наталья Заитова шәкертләре катнашты. Әлеге олы бәйгедә безнекеләр 107 медаль яуладылар.
Команда буенча да алар ике тапкыр пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр һәм Кубоклар белән бүләкләнделәр.