122 көн ял көтелә

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2014 елда Татарстан халкы 122 көн ял итәчәк.

Елның 243 көне хезмәт көне булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Республикада билгеләп үтелүче барлык бәйрәмнәрне исәпкә алганда, гадәти ял көннәренә тагын 16 бәйрәм ялы өстәләчәк. Болар арасында 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 Март, 1 Май, 9 Май, 12 июнь, 30 август, 4 һәм 6 ноябрь яллары бар. Моннан тыш, 28 июльдә – Ураза гаете, ә 4 октябрьдә Корбан гаете уңаеннан ял итәрбез дип көтелә. 

http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International