Дәүләт Думасы өченче укылышта Бөек Ватан сугышы чорында совет халкының геноциды корбаннарын мәңгеләштерү турындагы канунны кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Без һәрвакыт нацист геноцидыннан зыян күргән җиде миллионнан артык кешенең һәркайсын истә тотачакбыз. Без кабул иткән закон киләчәк буыннарга аларның фаҗигале язмышлары турында истәлек бирергә ярдәм итәчәк.