РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Гали Акыш исемендәге Лицей-интернатка капиталь ремонт эшләренең нәтиҗәләре белән танышты.
"Үз эшебезне гражданнар теләкләреннән һәм наказларыннан туган партиянең Халык программасы нигезендә төзибез. Аңа, беренче чиратта, инфраструктур проектлар, шәһәр мохите объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр, поликлиникалар һәм ФАПлар, театрлар һәм мәдәният йортлары, спорт объектлары - без көн саен йөри торган урыннар керә. Шуңа күрә программаны гамәлгә ашыруга даими контроль алып барабыз ", - дип шәрехләде Когогина.
“Быел лицей-интернатка 40 яшь тула, масштаблы капиталь ремонт әһәмиятле бүләк булды. Монда минем даирәдән 435 укучы белем ала (бу Яр Чаллы Минзәлә, Актаныш, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнары), шулай ук Мамадыш, Чирмешән, Баулы, Зәй һәм Татарстанның башка районнарыннан", - дип хәбәр итте парламентарий.