Игътибар! Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачыла

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 2025 елның 12 маеннан 23 маена кадәр балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, килешү төзү үзенчәлекләре, шулай ук балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация оештырылачак.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:


- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм Консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсендә 8-8005554943 телефоны буенча;


- Консультация үзәгенең “кайнар линия” буенча кулланучылар өчен телефон аша (843) 221-90-16 көн саен 9.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;


- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районындагы территориаль бүлегенә (85557)7-53-33: дүшәмбе-пәнҗешәмбе - 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; җомга: 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International