Бу атнада 2нче шәһәр мәктәбенә килгән “Educare“ Сингапур компаниясе генераль директоры Майк Тируман: “Безнең максат – белем бирүнең дөньядагы иң алдынгы методикасын сезнең дәресләргә кертүдә практик ярдәм күрсәтү, өйрәтү“, – диде.
Ул, әлеге мәктәптә өч дәрестә катнашып, Сингапур методикасына өйрәтүнең барышы белән танышты. Соңыннан укытучыларга, мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати-методик үзәк белгечләренә әлеге алдынгы методиканы гамәлгә кертү буенча тәкъдим-киңәшләрен җиткерде.