Молодцы, егетләр!

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Әгерҗе районы Салагыштан Мөхәммәдиевләр крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә фермасын күпләргә үрнәк итеп куеп була. Районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешәләр, уракны беренчеләрдән булып башлыйлар. Районда иң югары уңыш Мөхәммәдиевләр кырларыннан алынган. Җирнең сулышын тоеп эшләүчеләр генә мондый уңышка ирешә ала, әлбәттә.

Алар терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы биналарын төзегәндә һәм төзекләндергәндә, техника сатып алганда дәүләт программаларыннан актив файдаланалар. Хуҗалыкта фермер эшчәнлеге алып бару өчен кирәкле барлык техника бар. Шушы көннәрдә генә үз көчләре белән "Кировец" яңа тракторын - иң көчле авыл хуҗалыгы махсус техникасын сатып алдылар һәм алып килделәр, ул тугры ярдәмче булып хезмәт итәчәк. Бу гаилә фермасы бүген үсеш юлында.
 

Ышанам ки, Мөхәммәдиевләрнең тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге АПКга үз кертемнәре белән бергә азык-төлек потенциалын тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International