Ел саен 26 майда Россиядә Эшмәкәрлек көне билгеләп үтелә. Эшмәкәр безнең заманда - заманча Россия икътисадының мөһим өлеше. Бу бизнес үсеше юлында мөһим бурычларны хәл итүче җаваплы, энергияле, булдыклы кешеләр бәйрәме.
Хөрмәтле Әгерҗе районы эшмәкәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сез яңа базар куышларын һәм үсеш нокталарын формалаштырасыз, районыбыз икътисады үсешенә зур өлеш кертәсез, эш урыннары булдырасыз, һәрвакыт хәйрия ярдәме күрсәтергә тырышасыз.
Һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтегезне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, уңышларга ирешүдә ныклык, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы керемнәр, бизнес-проектларны гамәлгә ашыру, алга таба чәчәк ату һәм тотрыклылык телим!