Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан су һәм җир законнарының үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Республикасының «Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге карамагындагы җир кишәрлекләре 94 гектардан артык мәйданлы «Ковалинское (Ковалевское)» күле» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле акваториясендә тулысынча формалаштырылган.
Су фонды җирләрен һәм махсус саклана торган табигатьне саклау территориясен дәүләт милкенә кайтару максатында прокурор җир кишәрлекләренә милек хокукын таныту турында судка мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Лаеш район суды тарафыннан прокурор таләпләре канәгатьләндерелде.
Суд карары җирле үзидарә органының әлеге җир кишәрлекләренә милек хокукын туктату һәм аларны кадастр исәбеннән төшерү өчен нигез булып тора.
Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә тора.