РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Дәүләт Думасына идарәче компанияләр эшенә һәм торак-коммуналь хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәүгә өзлексез шикаятьләр килә. Еш кына бу мөрәҗәгатьләр коллектив, бөтен йортта яшәүчеләр исеменнән. Кабул ителгән федераль закон хезмәт күрсәтүче оешмаларга МКД идарәсе буенча үз эше турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр итә. Еллык хисапта чагылдыру өчен мәгълүматларның бердәм исемлеге торак-коммуналь хезмәтләрне стандартлаштырырга, УК, ТСЖ, ТК эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген, аларның эшен контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк".
Канун белән идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә, торак кооперативларына һәм башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативларына быелның беренче кварталы дәвамында күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренә идарә итү эшчәнлеге турында хисап бирү каралган.