Әгерҗе муниципаль районы халкы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның һәм һава фаҗигасына юлыккан гражданнарның гаиләләренә килгән олы кайгыны чын йөрәктән уртаклаша. Барчагызга да Ходай рухи ныклык, сабырлык, түземлек бирсен. Республикабыз бүтән мондый афәтләргә очрамасын, күтәреп булмастай хәсрәтләр беркемгә дә килмәсен иде.