Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта югары уку йортларында, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда белем алучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр күләмен арттыру турындагы закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: "Закон РФ Президенты йөкләмәләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм булачак әниләргә, балалы яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аларның иминлек дәрәҗәсен күтәрү-безнең төп бурычларның берсе, һәм Дәүләт Думасының законны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә соңгы укылышта кабул итүе символик мәгънәгә ия. Инициатива нигезендә, укучыларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие берничә тапкырга артачак"»
Документ укучылар яши торган төбәкнең хезмәткә сәләтле халкына түләүне яшәү минимумына кадәр күтәрүне күздә тота. Шулай итеп, белем алучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең уртача күләме 90 202 сум тәшкил итәчәк. Хәзер мондый пособие стипендия күләмендә түләнә һәм 23 мең сумнан артмый. Канун 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.