Татарстан республикасының 45 муниципаль берәмлеге арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче квартал йомгаклары буенча Агерҗе районы 27 нче урынны алды.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Агерҗе районы 45 муниципалитет арасында 31нче урында иде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча без 36 нчы урында идек.
Муниципалитет җитәкчелеге тарафыннан позицияне саклап калу гына түгел, ә 2027 елга республика рейтингында 25 нче урынга чыгу бурычы куелган. Бу максатка ирешү өчен инвестицияләрнең алга таба үсешен тәэмин итәргә, районыбыз халкы өчен уңайлы мохит булдырырга кирәк.