Дәүләт Думасы Урта һөнәри белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән канун кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «көллиятләрдә һәм техникумнарда һөнәри осталык кертү нәтиҗәсендә мәгариф оешмасы вәкилләреннән, аны гамәлгә куючылардан һәм эш бирүчеләрдән идарәче Советлар формалашачак. Мондый совет белем бирү программаларын, уку йорты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны, укучыларны бюджет урыннарына кабул итү күләмен караячак һәм килештерәчәк. Эш бирүчеләр идарә итүдә, белем бирү эшчәнлеген оештыруда, практик дәресләрне дә кертеп, әзерлек программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда актив, турыдан-туры катнашачаклар. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлеге сыйфатына, аларның профессиональлегенә һәм ихтыяҗына уңай йогынты ясаячак"»
Закон шулай ук контроль-үлчәү материалларыннан файдаланып, урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп формасы буларак демонстрацион имтиханны беркетә. Шулай итеп, имтихан конкрет җитештерүгә якынлаштырылган шартларда һәм җиһазларда узачак, бу эш бирүчеләргә чыгарылыш укучыларының күнекмәләрен һәм мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.