Сөтчелек потенциалын яхшырту максатларында социаль инициативаларны үстерү фондыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Нәүрүз"ҖЧҖ хуҗалыгына 131 баш нәселле тана кайтарылды. Ел башыннан алып барлыгы 955 баш терлек кайтарылган.
Предприятие үсешенең яңа планнары эшләнде. Шул исәптән терлекчелек комплексының проект куәтенә чыгарга һәм структураны терлекчелек юнәлешенә үзгәртергә.
Шулай ук агымдагы елда дуңгызчылык комплексын 25 млн сумга реконструкцияләү планлаштырылган. Нәтиҗәдә дуңгыз ите җитештерүнең 15% ка артуы көтелә.