Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре аерым контрольдә
🥛🐮 Әгерҗе районы республикада сөт саву буенча 12 урынга күтәрелде
Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 60 тоннадан артык тәшкил итә. “Нәүрүз” ширкәтендә 41,7 тонна сөт савыла.
Күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 870 килограммга күбрәк. «Наҗар» хуҗалыгында тәүлеклек савым - 4,2 тонна.
Сарсак-Омгада «Саетов» КФХында һәркөнне 8,7 тонна сөт савалар (4,8 тоннага күбрәк). Калган фермер хуҗалыкларында бу күрсәткеч - 5,4 тонна. Район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 26 килограмм тәшкил итә.