14 сентябрьдә Татарстанда республика башлыгы сайлаулары узачак

2025 елның 25 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат буларак теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

"Без сайлау кампаниясенең икенче этабына – кандидатларны теркәүгә кердек. Кампаниядә катнашучыларның барысының да шартлары бертигез: алар тиешле документларны тапшыралар, тикшерү узалар, муниципаль фильтр процедурасы кысаларында имзалар җыялар. Аларның һәрберсе буенча закон тарафыннан билгеләнгән вакытта карар кабул ителәчәк", - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Сәяси партияләр тарафыннан дүрт кандидат күрсәтелде: Рөстәм Миңнеханов (»Бердәм Россия«), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (»социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе").

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International