Тимер юлларны бары тик билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына, якынлашып килүче поездның булмавына яки күчеп йөрү сигнализациясенең рөхсәт итүче сигналына инанып кына чыгарга мөмкин. Тимер юл аша чыгу өчен җәяүлеләр кичүләреннән, күперләрдән, тоннельләрдән файдаланыгыз. Җәяүлеләр кичүеннән чыкканда колакчыннарыгызны һәм башлыгыгызны салыгыз, алар сезгә якынлашып килүче поездны күрергә комачауларга мөмкин.
Беркайчан да һәм бернинди шартларда да үз гомереңне саклап калу максатыннан:
Пассаж пассажир платформалары һәм хәрәкәтчән состав астына кермәгез;
пути юлда пассажир платформасыннан сикермәгез;
пере күчеп йөрү сигнализациясе светофорының тыю сигналы булганда, шлагбаумның торышына һәм булуына карамастан, тимер юл аша чыкмагыз;
железнодорож тимер юл транспорты объектларында исерек хәлдә булмагыз;
конт контакт челтәренең, һава линияләренең һәм ясалма корылмаларның терәкләренә һәм махсус конструкцияләренә күтәрелмәгез;
железнодорож тимер юл платформасында булганда, аның кырыена якын килмәгез, чикләү сызыгы артында басып торыгыз. Тиз хәрәкәт итә торган линияләрдә платформа кырыена якын килү аеруча куркыныч – поезд яныннан узучы һава агымының көче аркасында сез тигезлекне югалтырга һәм үзегезне куркыныч астына куярга мөмкинсез.
Тимер юл транспорты объектларында булганда игътибарлы булыгыз, тормышыгызны саклагыз һәм тирә-юньдәгеләрне, бигрәк тә балаларны куркыныч янавы турында кисәтегез!