Әлфия Когогина сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме киңәшмәсе үткәрде

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, “Эшмәкәрлек” партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.
"Чираттагы киңәшмәне уздыру мәйданчыгы итеп без Иннополис билгеләдек. Әлбәттә, сайлау очраклы түгел - Университет "Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары" илкүләм проекты кысаларында сәнәгать робототехникасын үстерү үзәкләрен төзүгә 1,85 млрд сум күләмендә субсидия алды. Биредә компетенция үзәге булдырылган, ул бөтен ил буйлап мондый үзәкләрне үстерү "дирижеры" булачак. Бюджет акчалары бушка сарыф ителмәгән, болар барысы да технологияләргә, патентларга һәм үзебезнең сәнәгать өчен реаль чишелешләргә әверелә ", - дип шәрехләде Когогина.
Һәр федераль округта кимендә өч сәнәгать үзәге ачу планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International