"Кеше сәламәтлеге - ул иң мөһиме. Сез - гражданнарыбызның сәламәтлеген тәэмин итүчеләр, - дип шәрехләде Рәис Рөстәм Миңнеханов авыл медикларының эшен.
Авыл сәламәтлек саклауны үстерү - республика өчен «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проекты, шулай ук республика программалары буенча гамәлгә ашырыла торган өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Әгерҗе районында капремонттан соң ачылды:
-Кичкетаң авылындагы табиб амбулаториясе
-Терси авылындагы табиб амбулаториясе
-Кызыл Бор авылында участок хастаханәсе
Иске Чекалда авылында фельдшер-акушерлык пункты
Биналарда керү төркемнәре, фасады яңартылды, түбәләре ремонтланды, тәрәзәләре, керү һәм өйара ишекләр, идән япмалары алыштырылды, демонтаж һәм бүлмәләрнең эчке бизәлеше башкарылды, җылылык, су белән тәэмин итү, электр һәм вентиляция системалары яңартылды.
Эшләр «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылды.