ТГ-каналында Әгерҗе районы башлыгы шәһәрнең аскы өлешендә төп урамны яңарту буенча мәгълүмат белән уртаклашты
"Вокзальная урамын төзекләндерү һәм матурайтуны дәвам итәбез!" - дип кул куйды Ленар Фәридович фотога.
https://t.me/lenarnurgaynov
Хәзерге вакытта биредә җәяүлеләр зоналары төзелә, су башнясы янындагы су җыю колонкасы территориясе төзекләндерелә. Грунт суларын читкә чыгару максатларында "Мазутка" дип аталган су отводы канавын чистарту эше алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында җиңде, аның кысаларында Вокзал урамында 70 млн сумлык этаплап төзекләндерү эшләре алып барыла. Болар барысы да «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты максатларына туры килә, ул торак пунктларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән.