Вәсилә Сафиуллина Рөстәм Миңнехановка Татарстанның 20 районы мәгариф идарәләре җитәкчеләре исеменнән рәхмәт белдерде

2025 елның 8 августы, җомга

Кукмарада Татарстан мәктәпләренә 57 автобус тапшыру тантанасы булды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узды.
 

"Мәктәп автобуслары-ул инде безнең тормышыбызның алыштыргысыз атрибуты. Көн саен аларда Татарстанда 28 меңгә якын бала йөртелә. Быел без 140 автобус тапшырачакбыз, бүген-шуларның 57се. Федераль һәм республика программалары безгә балаларны мәктәпкә илтү бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирә", - дип билгеләде Рөстәм Нургалиевич.


Агерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Татарстанның 20 районы мәгариф идарәсе җитәкчеләре исеменнән Рөстәм Миңнехановка муниципалитетларга ел саен ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
 

"Сез көчле республиканың ышанычлы лидеры! Яңа мәктәп автобуслары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Балалар өчен бу бик мөһим ярдәм», – дип ассызыклады ул.

Искәртәбез, Татарстанда 2020 елдан 2024 елга кадәр гомуми суммасы 1,5 млн сумга якын 567 мәктәп автобусы сатып алынган. Республикада мәктәп автобуслары паркында барлыгы 822 машина бар, алар 955 маршрут буенча йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International