Агростартап-2025 грантлары җиңүчеләре булды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Салагыш авылыннан Мансур Мөхәммәдиев һәм Кадрәк авылыннан Андрей Иликпаев Агростартап-2025 грантында җиңүчеләр булдылар. 5 млн сумнан артык акча эре мөгезле терлекләр үрчетүгә һәм сөтчелек юнәлешен үстерүгә юнәлдереләчәк.

Бу фермерлар өчен дәүләтнең сизелерлек ярдәме👍

✅«Агростартап» программасы яшь фермерларга ярдәм итә, эш урыннары булдыра һәм җитештерүне арттыра. Үтәгән авылыннан Денис Әминов, 5 млн сум күләмендә грант отып, яңа хуҗалык оештырган. Грант акчаларына ул иске фермер бинасын ремонтлаган һәм 20 нәселле тана сатып алган.

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, авылда кече хуҗалыкларны үстерү, кулланучылар кооперативлары төзү, халыкны өстенлекле программаларда катнашуга җәлеп итү - эштә мөһим юнәлеш.

Сельского авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшеңне оештыру мәсьәләләре буенча 2 24 04, 2 28 52 телефоннарына шалтыратып, консультация сорап Агерҗе, Гагарин ур., 70 йорт адресына мөрәҗәгать итәргә була.
 

Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү һәм продукция ассортиментын киңәйтү – ил Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International