Әгерҗе районында “Автобус” профилактик чарасы: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган
11 августтан 20 августка кадәр Әгерҗе районы территориясендә пассажирлар ташу барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмауга юнәлтелгән "Автобус" профилактик чарасы уздырыла.
Рейд барышында Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәсен тупас бозу очракларын ачыклаган. Mercedes маркалы автобус йөртүчесе, 1959 елгы, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Юрий Валентинович Глезденев автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләрен пассажир ташучы машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне катгый контрольдә тотарга чакыра. Гражданнарның иминлеге - пассажирлар йөртүне оештырганда төп өстенлек.
ЮХИДИ шуны искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү - юлларда куркынычсызлык нигезе! Игътибарлы булыгыз һәм хәрәкәтнең башка катнашучылары һәм пассажирларның гомерен куркыныч астына куймагыз.