Мошенниклар игътибарына: Мәгълүмат бирмәгез!

2025 елның 19 августы, сишәмбе

СФЕРҖЕ районында СФР клиент хезмәте халыкка фонд хезмәткәрләре булып чыгыш ясаучы затлардан телефон шалтырату очракларының артуы турында хәбәр итә.

Әгәр сезгә шалтыраталар, үзләрен социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм пенсияләрне яки башка социаль түләүләрне төгәлләштерү яки яңадан исәпләү сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорыйлар икән — бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез яки шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез.

Таныш булмаган кешеләргә түбәндәге мәгълүматларны: дәүләт хезмәтләре паролен, паспорт мәгълүматларын, банк картасының номерын һәм аның ПИН-кодын әйтмәгез.
Сезне кабул итүгә СМС-код белән раслап язу тәкъдиме — шулай ук мошенниклык схемасы.
Еш кына мошенниклар янәсе искергән банк карталары яки пенсия алу өчен счетлар турында хәбәр итә һәм акчаларны үзләре күрсәткән счетка күчерүне таләп итә.
Шуны истә тотарга кирәк: пенсия түләүләрен китерү ысулын сайлау бары тик пенсионерның үзе тарафыннан Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә бирелгән шәхси гаризасы нигезендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International