Киләсе атнада татарстанлыларны кыска эш көне көтә.

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Киләсе атнада татарстанлыларны кыска эш көне көтә.
Татарстанда киләсе эш атнасы бер сәгатькә кыскарак булачак. Бу 30 августта Республика Көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бәйрәм алды көнендә, 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Әмма республика халкы өстәмә ял көне алмаячак, чөнки бәйрәм шимбәгә туры килә. Федераль бәйрәмнәрдән аермалы буларак, республика бәйрәмнәре ял көннәрен күчерүне күздә тотмый.
Августта биш көнлек эш атнасында татарстанлыларны барлыгы 21 эш көне һәм 10 ял көне көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International