Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Хыяллар чынга ашты
2013 елның 23 ноябре, шимбә
“ЛУКОЙЛ“ нефть компаниясе һәм «РИТЭК» җәмгыяте җитәкчелеге Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә 4нче республика социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде. Быелгы конкурста безнең районнан “Бубыйлар мирасы“ иҗтимагый оешмасы, 4нче шәһәр һәм Тәбәрле мәктәпләре әзерләгән проектлар җиңү яулады.
Әлеге нефть компанияләре Татарстанда мондый бәйгене дүртенче тапкыр уздырдылар. Безнең районнан да анда катнашучылар елдан-ел арта.
– Быел гына да әлеге бәйгегә утызлап оешма мөһим проблемалар буенча проектлар әзерләп җибәргән иде. Менә шуларның өчесе иң лаеклы дип табылды. Аларның хыяллары чынга ашты. Җиңүче оешмалар нефтьчеләрнең бу олы бүләгенә проектларында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәчәкләр,– ди район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Әйдәгез, танышыйк әле, җиңүчеләр конкурста җиңеп алган грантларына нәрсәләр эшләргә планлаштыралар икән?
Гәрәев Раиф ”– “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасының башкарма директоры: Без узган ел да 300 мең сум грант отып музеебызда шактый эшләр башкарган идек. Быел менә тагын 300 мең сум грант отуыбызга сөенеп туялмыйбыз. Бу акчага музейда бер мәдрәсә сыйныфы җиһазларга ниятләп торабыз.
Тимерашева Надежда – 4нче шәһәр мәктәбе директоры: Без “Экология“ номинациясендә “ЭКО-сумки“ проекты белән 30 мең сум грант оттык. Әлеге акчаның 20 меңенә тегү машинасы, 10 мең сумына ЭКО-сумкалар тегү өчен материал сатып алачакбыз. Күпләр яратып куллана торган полиэтилен сумкаларның зарары турында халык арасында аңлату эшләре алып барып, махсус материалдан сумкалар тегеп, аларны шәһәрдәшләребезгә тарату акциясе оештырачакбыз.
Нәбиуллина Илзидә – Тәбәрле мәктәбенең технология укытучысы: Без дә “Экология“ номинациясендә “Алтын балык“ проекты белән катнашкан идек. 28 мең сум грантка биология кабинетына аквариум һәм декоратив гөлләр алырга планлаштырабыз.
Нефть компаниясе оештырган бу конкурсның бүләкләү тантанасына безнең районнан 45 кеше барган иде.
– Башкалар да үзләрендәге социаль мәсьәләләрне тормышка ашыру өчен нефть компанияләренең нинди мөмкинлекләр тудыруын күрсеннәр һәм алдагы елларда да бу бәйгедә катнашсыннар өчен иң актив хезмәткәрләрне алып барырга булдык. Бу бәйрәмне, җиңүчеләрне хөмәтләүне үз күзләре белән күргәч, һәрберсенең күңелендә конкурста катнашу теләге тугандыр дип уйлыйм,– диде Римма Гыйльметдинова.
Әйе, “ЛУКОЙЛ“ һәм “РИТЭК“ хыялларны чынга ашыру мөмкинлеге тудырганда аннан файдаланып калырга кирәк. Алдагы елда бу бәйгедә башкаларга да грантлар отып, планнарын тормышка ашырырга язсын.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз