Сөт ризыкларын үзебездә җитештерү планлаштырыла

2013 елның 23 ноябре, шимбә
Әгерҗедә элеккеге сөт-май комбинаты базасында “Әгерҗе сөте“ ширкәте ачылды.

Аның директоры – Чаллы эшмәкәре Айдар Шәрәфуллин. Ширкәт әлегә халыктан  сөт җыю белән шөгыльләнә. Биредә 8 эшче хезмәт куя. “Әлегә халык белән литры өчен 14 сум исәбеннән хисап ясыйбыз“, – ди җитәкче. Киләчәктә ташландык хәлгә килгән комбинат бинасына реконструкция ясап, биредә сөт ризыклары җитештерүне җайга салу планлаштырыла. Хыяллар тормышка ашкан очракта эш урыннарын да арттырырга кирәк булачак.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International