Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Авыл халкын ни борчый?
2013 елның 23 ноябре, шимбә
Бүгенге авыл ничек яши? Авыл кешесен ниләр борчый? Аңа ничек ярдәм итәргә? Бу сорауларга “бер селтәнүдә“ генә җавап табу мөмкин дә түгел. Чөнк
и авыл халкын борчыган проблемаларның бихисап булуы беребезгә дә сер түгел.
“Әлеге сорауларга җавапларны эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле белгечләр һәм шәхесләр белән бергәләп эзләү күпкә отышлырак булыр дигән уй белән менә шундый түгәрәк өстәлләр оештырырга булдык“, – дигән сүзләр белән башлады әлеге эшлекле сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Бу көнне түгәрәк өстәл артына фикер алышырга авыл хуҗалыгы идарәсе, “Россельхозбанк“ белгечләре, берничә авыл эшмәкәре һәм авыл җирлеге башлыгы чакырылган иде. “Бүгенге очрашу без тәкъдим иткән көн тәртибе буенча барса да, киләчәктә фикер алышуларны сезнең сораулар буенча оештырырга планлаштырабыз“, – диде Дилүс Гаскәрович.
Баллы шөгыльне үз итүчел
әр колагына
Авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык буенча инженеры Татьяна Патрикееваның чыгышы “Татарстанда умартачылыкны үстерү“ программасы хакында булды. Безнең районда бүгенге көнгә 6530 баш умарта исәпләнә. Баллы шөгыльне үз итүчеләр саны күп булса да, моңа кадәр алар арасында, Пеләмештән Эдуард Михайловтан кала, КФХ буларак теркәлгәннәре юк. Умартачылар дәүләт программаларыннан файдаланырга да ашкынып тормый. Бәлки, моның сәбәбе аларның әлеге программалар хакында хәбәрдар булмавындадыр.
– Әлеге программа нигезендә аларга умартачылык объектларын төзү, үзгәртеп коруга, технологик җиһаз, умарта, бал кортлары сатып алуга һәм умартачылыкны үстерүгә киткән башка төр чыгымнарының 40%ына кадәрен субсидия буларак кире кайтару мөмкинлеге бар. Моның өчен умартачының шәхси эшмәкәр яки КФХ итеп теркәлгән булуы, 10 баш һәм аннан күбрәк корт тотуы, төзелеш эшләренең исә 2011 елдан соң гына башкарылуы шарт, – дип таныштырды Татьяна Николаевна.
Әлеге программада катнашуның башка нечкәлекләре хакында тулырак беләсегез килсә, 21756, 89600758396 телефоннары аша аның үзенә шалтырата аласыз.
– Субсидияне быел алып өлгерергә дә вакыт бар әле. Шуңа Программада катнашырга теләге бар умартачылар безнең белән якын арада элемтәгә керсеннәр иде, – дип мөрәҗәгать итә ул һәвәскәр умартачыларга.
Авыл яшьләренә – Хөкүмәт ярдәме
Авыл җиренә яшьләрнең эшкә кайтырга атлыгып тормавы сер түгел. Чөнки эш юк, булса да, хезмәт хакы түбән. Тик шушы сәбәпләргә карамастан, хезмәт юлларын авыл белән бәйләүче яшьләребез бар, шөкер. Аларны туган җиребезнең патриотлары дип атыйсы һәм киләчәктә дә шушы юлдан тайпылмауларын телисе килә. Мондый яшьләргә Хөкүмәтебез дә ярдәм күрсәтергә тырыша.
– Яшь белгечләргә республикабызның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бер тапкыр 100 мең сум күләмендә “подъемный“ акча бирелә. Аннан ел дәвамында хезмәт хакларына өстәп 5әр мең сум акча түләнә. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланган яшь белгеч авыл хуҗалыгында кимендә өч ел эшләргә тиеш. Бу елларга армия вакыты һәм декрет ялында булган вакытлар керми. Шулай ук яшь белгечләрне квалификацияләрен күтәрү, башка төрле һөнәр үзләштерү өчен кабат бушлай уку курсларына җибәрү мөмкинлеге дә бар,– дип таныштырды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Рәшидә Иксанова. Яшь белгечләргә билгеләнгән кызыксыну чаралары хакында тулырак мәгълүматны 22899 телефоны аша алырга мөмкин.
Без халык янына чыгарга әзер
“Россельхозбанк“ның Әгерҗедәге өстәмә офисы начальнигы Фәридә Хәдимуллина әнә шулай дип башлады чыгышын. Ул авыл халкына бирелә торган ташламалы кредитлар белән таныштырды.
– Халык белән аралашу барышында алар арасында шәхси хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән ташламалы кредитлардан файдалану мөмкинлеге хакында хәбәрдар булмаганнары да очрый. Болай да очын-очка көчкә ялгап баручы кайберәүләрнең шушы мөмкинлекләр хакында белмичә, башка банклардан зур процентлы кредитлар алуына битараф кала алмыйбыз. Без халык арасында аңлату эшләре алып барырга һәрчак әзер. Телефон аша да бик тәфсилләп аңлатабыз, кирәк икән, авылларга да чыгабыз, чакырыгыз гына, – дип мөрәҗәгать итте Фәридә Әхәтовна авыл җирлекләре башлыкларына.
Сорау – сездән...
Киләсе түгәрәк өстәл пай җирләре хакында булачак. Халыкта бу мәсьәләгә кагылышлы сорауларның күп булуы безгә яхшы мәгълүм. Аларны якын арада редакциягә юллавыгызны сорыйбыз. Түгәрәк өстәл барышында моңа җавап буларак яңгыраган фикерләрне түкми-чәчми сезгә җиткерербез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Үтенечебез дә бар: әгәр сез үзегезнең авыл җирлегенә кагылышлы башка проблемаларның да әлеге түгәрәк өстәл артында күтәрелүен телисез икән, безгә 22962 телефоны аша шалтыратып хәбәр итегез. Сорауларыгызны
agr-vesti@mail.ru
электрон адресыбызга да юллый аласыз.
Дания АБЗАЛИЕВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз